Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирада Әюпова Актанышның «Агыйдел» ансамбле эшчәнлеге белән танышты
Татарстан мәдәният министры ярты гасырлык тарихы булган «Агыйдел» ансамбле җырчылары, биючеләре белән очрашты.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Актанышка эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ярты гасырлык тарихы булган «Агыйдел» ансамбле җырчылары, биючеләре белән очрашты. Дәүләт җыр һәм бию ансамбле буларак эшли башлаганнан соң, республика ярдәмендә төзекләндерелгән бинада аларның эшчәнлеге белән танышты. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар милли бизәкләрен, чигүләрен сәхнә киемнәрендә чагылдыруга һәм һәр бию өчен аерым тегелгән сәхнә костюмнарына югары бәя бирде ул. Актанышта сәнгатьне һәм мәдәниятне үстерүдә җырчылар, биючеләр династияләренең күп булуын күргәч, сезнең монда көчле команда тупланган, диде.
«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын караганнан соң, Ирада Әюпова узган ел эшчәнлеген башлап җибәргән Актаныш муниципаль драма театры башкаруында Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи драмасыннан өзек карады.
Сәхнә бизәлешен, татар байларының борынгы затлы киемнәрен, театрда кулланылган орыш-биюләрнең зур осталык белән башкарылуын, артистларның образларны гәүдәләндерүен анализлап, Актаныш үзенең музыкаль драма театры белән татар сәнгатен яңа баскычка күтәрәчәк, дигән фикерен белдерде.
Татар сәхнәсе бүген моның өчен өлгергән, ә Актаныш аны башкарып чыгарга сәләтле. Актанышта моның өчен тулы мөмкинлекләр бар. Актаныш сәнгать мәктәбенә илкүләм проект ярдәмендә быел 8 миллионнан артык музыкаль инструментлар кайтуы да моның өчен инде Актанышта ныклы база булуын бәян итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз