Җәйге ялдан соң Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары эшкә чыкты

Быел Россиядән тыш, чит илләрдә дә дан казанган мәшһүр татар театры үзенең 75 нче юбилей сезонына аяк баса.
(Әлмәт, 14 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Җәйге ялдан соң Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары эшкә чыкты. Бу хакта алар үзләренең Инстаграм социаль челтәрендә хәбәр итә, дип яза җирле басма.Хәзер артистлар яңа көч туплап, театрның юбилей сезонына әзерлекне башлап җибәрә. Быел Россиядән тыш, чит илләрдә дә дан казанган мәшһүр татар театры үзенең 75 нче юбилей сезонына аяк баса.