Кукмараның Әсән-Елга авылында клубны төзекләндерүгә 4,5 млн сум акча каралган

Мәдәният йортын капиталь төзекләндерү азагына якынлашып килә.
(Казан, 14 август, "Татар-информ"). Кукмара районы Әсән-Елга авылындагы мәдәният йортын капиталь төзекләндерүгә 4,5 млн сум акча каралган. Бу турыда Татарстан Төзелеше, архитектура һәм ТХК министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте."Әле ике ай элек кенә эшкә керешкән идек, финишка якынлашканны сизми дә калганбыз, - ди төзүче оешманың мастер-прорабы Заһир Ризагетдинов. – Шактый зур мәйданны алып торган бинаның ике катында да идән-түшәм, стена, тәрәзәләр тулысынча яңартылды, җылылык үткәрелде, ут чыбыклары алыштырылды".Алга таба су, канализациягә яңа торбалар уздырып, санитар бүлмәгә плитә ябыштырасы, буяу эшләрен төгәллисе, ишекләр куясы, керү юлына брусчатка җәясе калган.Бүгенге көндә оешма көче белән Туембашта 4 млн сумлык, Янил мәдәният йортында 12 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләре бара. Поч.Сутер авылында 20 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы мәктәп белән бер түбә астына кертелә. Шулай ук биредә ашханәгә дә капиталь ремонт ясала. Төзекләндерү 15 миллион сумга төшә, диелә бу хәбәрдә.