news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада татар дәүләт драма театры янында яңа һәйкәл барлыкка киләчәк

Яңартылган мәйданны ачу тантанасын 22 сентябрьгә – Шәһәр көненә планлаштыралар.

(Казан, 14 июль, «Татар-инфор», «Туган як»). Түбән Камада Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры янында яңа һәйкәл барлыкка киләчәк. Бу хакта җирле газета хәбәр итә.

Яңартылган мәйданны ачу тантанасын 22 сентябрьгә — Шәһәр көненә планлаштыралар. Биредә брусчатка яңартылган, чи­ратта — баскыч ясау эшләре. Шулай ук бронзадан ясал­ган берничә һәйкәл урнаш­тыру каралган.

«Бер компози­ция „Әлдермештән Әлмәндәр“ әсәре буенча ясалган. Остаханәдә бабай һәм малай уты­ра. Бабай сабыйны эшләргә өйрәтә», — дип аңлата Түбән Кама шәһәренең баш архи­текторы Эмиль Сираҗетдинов.

Сын әле әзер түгел, әмма аның биеклеге ике метр булачагы билгеле. Мәйданны үзгәртеп кору проекты шәһәребез һәм Казан архитекторлары тара­фыннан эшләнде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100