news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сәүдәгәр Муллин утары туристлар өчен ачылачак, анда җиләк-җимеш бакчасы була

Иске Татар бистәсендә яңа туристик юнәлешләр ачыла, анда сәүдәгәрләр белән таныштырачаклар һәм популяр кинофильмнар төшерү урыннарын күрсәтәчәкләр.

Казанда сәүдәгәр Муллин утары туристлар өчен ачылачак, анда җиләк-җимеш бакчасы була
Владимир Васильев

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда сәүдәгәр Муллин утары туристлар өчен ачыла. ул «Иске Татар бистәсе сәүдәгәрләре» маршрутына кергән объектларның берсе була. Бу хакта Казан Мэриясендә узган онлайн-брифингта «Искә шәһәр» махсус территориясе префекты Роберт Гарипов әйтте.

«Тулаем алганда, без төрле яшьтәге туристлар өчен яңа туристик продуктлар эшләү кирәклеген күрәбез. Игътибарны әлегә кадәр ачылмаган „Иске Татар бистәсе сәүдәгәрләре“ темасына һәм татар гаиләсенең тормыш рәвешен, яшәешен күрсәтүгә юнәлтергә телибез», — дип белдерде Роберт Гарипов.

Бу атнада ачылачак Муллин утары ел әйләнәсе эшләячәк. Сәяхәтчеләргә йортны һәм мал-туар яшәгән ишегалдын күрсәтәчәкләр. Утар мәйданында җиләк-җимеш бакчасы утыртыла башлаган инде, анда Су анасы һәм Шүрәле әкиятләре персонажлары сыннары куелачак.

Шулай ук «Татаркино» белән уртак проект — «Кинематографик Казан» экскурсиясе башлана, анда Совет һәм Россия фильмнарын төшерү урыннарын күрсәтәчәкләр. Икенче маршрут Бөек Ватан сугышы елларындагы Казан тормышына багышланган.

Узган җомгада, 10 июль көнне, Иске Татар бистәсендә һөнәрчелек ярминкәсе ачылды. Ул ял көннәрендә эшләде, Казан халкы һәм кунаклары арасында популяр булды. Осталар ярминкәләрен даими итәргә тели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100