news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан «Эрмитаж»ында Петербург рәссамы Азат Галимовның күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәне рәссам иҗатының символик үзәге булган Казан күренешләре ачып җибәрә.

Казан «Эрмитаж»ында Петербург рәссамы Азат Галимовның күргәзмәсе ачыла
«Эрмитаж-Казан» үзәге

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). 31 июльдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Ватан белән күзгә күренмәс багланышлар» проекты кысаларында «Азат Галимов. Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында» дигән ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рәссамның Франция, Италия, Германия, Төркия, Болгария һәм Кытай җирләрендәге иҗади сәяхәтләре арасында Россия, бигрәк тә Санкт-Петербург һәм Казан аерым урын алып тора.

Күргәзмәне рәссам иҗатының символик үзәге булган Татарстан башкаласы күренешләре ачып җибәрә. Бу шәһәргә багышланган эшләрдә ак ташлы Кремльнең мәһабәт диварлары һәм аның символлары – Сөембикә манарасы, яңадан торгызылган Кол Шәриф мәчете, Әҗем һәм Борнай мәчетләренең уникаль борынгы силуэтлары бар.

Рәссамга бигрәк тә Иске Казан урамнары һәм яр буйлары, аның бакчалары һәм уңайлы скверлары аеруча кадерле, алар саф яшеллеккә күмелгән яки көзге яфрак белән ябылган.

Оста иҗатындагы Татарстан башкаласы образын «Ватан белән күзгә күренмәс багланышлар» күргәзмә проектының исеме үк аңлата – ул рәссамның үз халкының рухи хәзинәләренә һәм мәдәният һәйкәлләренә әйләнеп кайтуы.

Экспозициядә рәссамның төрле елларда дөньяның һәм Россиянең төрле почмакларында язылган 154 эше тәкъдим ителә. Күргәзмә 30 августка кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100