Качалов исемендәге рус дәүләт академия театры яңа сезонын сентябрь башында ачачак

Яңа сезонда театрны иҗади сәфәрләр дә көтә
(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). В.Качалов исемендәге зур рус дәүләт академия театры үзенең 218 нче иҗат сезонын 10 сентябрьдә ачачак. Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгында театрның Екатеринбургта узган гастрольләре уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында, әлеге театрның сәнгать җитәкчесе Александр Славутский белдерде.
Аның әйтүенчә, сентябрь ахырында качаловлылар Ярославльгә Халыкара театр фестиваленә барачак икән. Анда театр репертуарындагы иң яхшы сәхнә әсәрләренең берсе — “Визит дамы” спектакле тәкъдим ителәчәк. Ноябрьдә исә театр Хельсинкида оештырылачак “Русские сезоны” дигән театр фестивалендә “Пиковая дама” белән чыгыш ясарга ниятли.
“Киләсе сезонда иҗади чакырулар шактый. Безне әле Белоруссиягә дә чакырдылар. Сәфәрләр белән ничек булыр, вакыт күрсәтер.
Тагын шунысы: көз айларында без И.Ильф һәм Е.Петровның “12 стульев” әсәре буенча яңа спектакль чыгарырга ниятлибез”, -диде А.Славутский.