Азнакайның Югары Стәрле авылында Сөрән сугу зур бәйрәмгә әверелде

Авылда Сабан туе 19 июньгә билгеләнгән.

(Азнакай, 14 июнь, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). Бу көннәрдә район авылларында Сабантуйлар узса, ә кайберләрендә әзерләнәләр.

Сөрән сугу йоласы да һәрберсендә зурлап уздырыла. Югары Стәрле авылында милли бәйрәм 19 июнь көнне узачак. Кичә авыл уңганнары электән калган йола буенча Сөрән сугып, бәйрәмгә бүләкләр җыйдылар.