Сарманда өлкәннәр Сабан туе оештырганнар

Өлкәннәр бу көнне милли ярышларда катнашкан, җырлаган,биегән.
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", "Сарман"). 13 июнь көнне Сарман районы үзәгендәге Даулы болында өлкәннәр Сабан туе үткәрелде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Район өлкәннәрен бәйрәм белән иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде. 
 
 
"Безнең бүгенге тыныч һәм имин тормышыбызда сезнең өлешегез зур. Без дә сезгә ярдәм итә һәм тормышыгызга ямь өсти алсак иде", - диде ул. 
 
Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов өлкәннәрне уеннарда актив катнашырга чакырды, күңелле ял теләде. 
 
 
Өлкәннәр сулы чиләк-көянтә белән, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерүдә, кул көрәше, чүлмәк вату, таяк тартышу, бәрәңге җыю һәм башка кызыклы бәйгеләрдә бик теләп катнашты. Микрофоннар яныннан җырга, нәфис сүзгә осталар өзелмәде. Шул арада күмәкләп биеп алырга да өлгерделәр, диелә хәбәрдә.