Тубыл Сабантуе билгеләнгән вакытта үтми калды

Тубыл Сабантуе билгеләнгән вакытта үтми калды

(Төмән, 14 июнь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Быел Себергә җәй көттереп килде. Көннәр салкын торды, бакчачылар үсемлекләрен кырау төшүдән саклау белән мәшгуль булса, мәдәният хезмәткәрләре өчен Сабантуйга әзерлек мәшәкатьләре катлауланды. Җитмәсә, соңгы көннәрдә тоташ яңгыр коеп торды. Шунлыктан, Тубыл шәһәрендә Сабантуй билгеләнгән көнендә – 12 июньдә үткәрелми калды. Инде менә һава торышы тотрыкланды, дияргә була. Тубылда Сабантуйны үткәрү көне дә тәгаенләнде.

Шулай итеп, Тубыл шәһәрендә Сабантуй 23 июньдә булачак.