Түбән Камада “Сиңа, яраткан шәһәрем!” күргәзмәсе ачыла

Түбән Камада “Сиңа, яраткан шәһәрем!” күргәзмәсе ачыла

(Түбән Кама, 14 июнь, “Татар-информ”, Наталья Реджеп-Алиева). Бүген Түбән Кама музеенда шәһәрнең кырык еллык юбилеена багышланган “Сиңа, яраткан шәһәрем!” күргәзмәсе ачыла. Биредә сынлы сәнгать студиясендә педагог Айзирәк Мостафина җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр иҗат иткән алтмышка якын картина тәкъдим ителгән.

Шәһәр музее хезмәткәрләре сүзләренә караганда, барлык эшләр “ирекле хыяллар” стилендә башкарылган. Экспозицияне ачу алдыннан музей каршындагы мәйданда балалар өчен асфальтта рәсем ясау конкурсы узачак. Иң яхшы эшләр бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк.