Кырымтатар театры Мукачевода узган фестивальдә лауреат булды

Кырымтатар театры Мукачевода узган фестивальдә лауреат булды

(Симферополь,14 июнь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кырымтатар музыкаль-драма театры Карпат артының Мукачево шәһәрендә үткәрелгән «Этно-Дио-Сфера» этник театрлар Халыкара фестивалендә чираттагы мәртәбә лауреат булды. Кырымтатар театры тамашачы хөкеменә Мольерның «Мещанин во дворянстве» пьесасын кырымтатар телендә тәкъдим итте. Фестивальдә Киев, Львов шәһәрләреннән, шулай ук республиканың яһүд, маҗар, украин, рус театрларыннан – барлыгы 12 коллектив катнашты.

«Кырымтатар театрының чыгышы – тамашачыларның көчле алкышлары белән каршы алынды. Спектакль тәмамлангач та, тамашачылар аларны бик озак сәхнәдән җибәрми торды»,- ди театр директоры, Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Билал Билалов. Фестивальдә уңышлы чыгышы белән коллектив, 2007 елда үтәчәк фестивальгә чакырылган театрлар исемлегенә керде. Кырымтатар театры тикмәгә генә Мукачевога Мольерның пьесасын алып бармаган. Билгеле булганча, бу пьеса иң беренче тапкыр, моннан 250 ел элек Бакчасарайда, сәнгатьне аеруча сөюче һәм аның алдында баш июче буларак танылган Кырым Гәрәй ханлыгы вакытында куелган булган. Кырымтатар театры шушы түгәрәк дата уңаеннан бу спектакльне фестивальгә алып барган. Анда театрның әйдәп баручы артистларыннан: Украинаның атказанган артисты Диләвәр Саттаров һәм Сәетабла Мәмәтов һ.б. катнаша.

Мукачевога сәфәрләре вакытында кырымтатар театры труппасы Львовтагы мемориаль зиратка барып, Советлар Союзы Каһарманы, майор, Кырымның Партенит бистәсендә туган һәм Львовны азат иткәндә һәлак булган Абдул Тейфукның каберенә чәчәк бәйләмнәре салды.

Җәй айлары булуга да карамастан, кырымтатар театры актив рәвештә Кырым буенча гастрольләрдә дә йөри. Аның «Арзы къыз» («Арзы кызы»), «Дубаралы той-2» (Маҗаралы туй), «Миллетим» («Минем халкым») һ.б. спектакльләрен июнь аенда Кырым авыллары һәм бистәләрендә яшәүчеләр карыячак.