Киевта «Киев сандугачы» төрки-татар җыры фестивале үтәчәк

Киевта «Киев сандугачы» төрки-татар җыры фестивале үтәчәк

(Симферополь, 14 июнь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Иртәгә Киевта тантаналы төстә «Киев сандугачы-2006» III төрки-татар Халыкара фестивале ачыла. Фестивальдә катнашу теләген Кыргызстан, Лугански, Запорожье, Севастополь, Симферополь, Татарстан, Мәскәү һ.б. төбәкләрдән 120гә якын башкаручы белдергән. Татарстан Республикасының халык, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы, Казан дәүлет консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина – фестиваль жюрие рәисе. Жюри составына РФнең атказанган артисткасы Наилә Фатыйхова, ТРның атказанган артисткасы Роза Хәбибуллина һәм Украинаның халык артисты, профессор Феми Мостафаев кергән.

Фестивальдә катнашучылар вокал, хореография, нәфис сүз һәм уен кораллары жанры номинацияләрендә чыгыш ясаячак.

Быел катнашучыларның состав дәрәҗәсе дә югары. Мәсәлән, Кыргызстаннан гына да 20дән артык катнашучы көтелә.

15-16 июньдә Киевтагы Украинаның Куркынычсызлык хезмәте мәдәният йорты сәхнәсендә яшь талантлар үзләренең осталыгын күрсәтеп үзара ярышачаклар. 17 июньдә исә фестивальнең иң яхшы номерларыннан төзелгән Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Фестивальне Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Туган тел» бөтенукраина татар мәдәни үзәге оештыра. Чараның иганәчеләре булып «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте тора. 18 июньдә фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар, киевлылар белән бергә, Киевның Җиңү паркында узачак Сабан туенда катнаша.