«Дуслык күпере» фестивале тәмамланды

«Дуслык күпере» фестивале тәмамланды

(Төмән, 14 июнь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе Милли мәдәниятлар йортының «Төзүче» мәдәният сараенда өлкә «Дуслык күпере» фестивале лауреатлар чыгышларыннан торган Гала-концерт белән тәмамланды.

Төмәнлеләр - Хәким Мирхәйдаров җитәкчелегендәге «Дуслык» халык ансамбле, Җәмилә Рәхимова җитәкчелегендәге «Чишмә» ансамбле, җырчы Зәлифә Гыйльметдинова татар сәнгате вәкилләре буларак катнаштылар концертта. Тамашачылар аларга үз бәяләрен ялкынлы алкышлары белән белдерделәр.

Ә менә Гала-концертта, алдан заявка бирелмәү аркасында, фестиваль лауреатлары булган күп кенә татар коллективлары катнаша алмады. Әмма киң халык массасына аларның исемнәре матбугат чаралары аша игълан ителгән иде инде.

Шаулап-гөрләп үтеп китте милли мәдәниятләрнең өлкә фестивале, әмма бу чара мәдәният үсешенә зур өлеш кертте, дип әйтә алмады татар җәмәгатьчелеге. Чөнки үсеш өчен шартларның уңай якка үзгәртелүе көтелми. Авыл клубларының күпчелегенең үз бинасы юк, матди-техник базалары ярлы, мәдәният хезмәткәрләренең күбесе ярты ставкага эшли, Төмән шәһәрендә исә милли мәдәниятебез мескен, кызганыч хәлендә кала бирә.

Федераль милли проектларга мәдәниятнең дә кертелми калдырылуы һәм бу өлкәдә оптимизация сылтавы белән «кыскартулар» милли мәдәниятебезгә аеруча зур зыян китерде.

Шулай булгач, төптән уйлап караганда, барлык булган көчләр бәрабәренә шаулап-гөрләп үткән бәйрәмнәр мәдәният өлкәсендә калкып чыккан авыр проблемаларны каплау чарасы да булып тора, дип әйтергә урын бар.