Чаллы Сабан туена Мәскәүнең этнографик тикшеренүләр фонды вәкилләре киләчәк

Чаллы Сабан туена Мәскәүнең этнографик тикшеренүләр фонды вәкилләре киләчәк

(Чаллы, 14 июнь, “Татар-информ”, Айрат Башкуров). Чаллыда Сабан туе 18 июньгә билгеләнгән. Чаллы халкын бәйрәм чаралары шәһәрнең дүрт мәйданчыгында – Җиңү Паркында, “Төзүче” стадионында, ипподром һәм шәһәр мәйданында көтә. Сабантуй программасында сәхнәләштерелгән тамашалар, милли көрәш, ат чабышлары, халык уеннары, спорт ярышлары, концертлар каралган.

Бәйрәмдә Казан һәм Мәскәүдән дә кунаклар булачак. Чаллыга бу көннәрдә Мәскәүнең Этнографик тикшеренүләр фонды өчен “Татарстан Республикасы” документаль фильмын төшерә башлаучы төркемнең дә килүе көтелә. Фильм Татарстан мәдәнияте, географиясе, тарихы һәм этнографиясе турында бәян итәчәк. Чаллыда фильмны 18 һәм 19 июньнәрдә төшерү каралган.