^Бүген Казанда Ауропа мәдәният җәмгыяте утырышы ачыла

^Бүген Казанда Ауропа мәдәният җәмгыяте утырышы ачыла

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). 14-16 июньдә Казанда Ауропа мәдәният җәмгыятенең ЮНЕСКО матди булмаган мирасы исемлегенә кертелгән «Сабантуй» бәйрәмен үткәрүгә багышланган күчмә утырышы була.

Бүген «Эрмитаж-Казан» үзәгендә күчмә утырышка җыелучыларны ТР Премьер-министрының урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Ауропа мәдәният җәмгыяте президенты, профессор Винченцо Капеллетти, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, Ауропа мәдәният җәмгыятенең Россия үзәге президенты Александр Кудрявцев сәламләячәк, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.

Утырышта кеше хокукларын яклау, этник традицияләрне, мәдәни кыйммәтләрне саклау, илләр арасында фәнни тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре буенча фикер алышыначак. Фикер алышуда Россия, Италия, Швейцариядән җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Ауропа мәдәният җәмгыяте утырышының соңгы көнендә йомгаклау документын кабул итү, шулай ук Казанда Ауропа мәдәният җәмгыятенең Татарстан бүлеген ачу планлаштырыла.