Бишкәктә Рөстәм Закиров концерты

Бишкәктә Рөстәм Закиров концерты

(Бишкәк, 14 июнь, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Бишкәктә Кыргыз дәүләт драма театры залында Казан артистларыннан Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның зур концерты булды. Ул татар халык, эстрада җырларын һәм татар композиторларының классик әсәрләрен башкарды. 800 кеше сыйдырышлы театр залы туп-тулы иде. Тамашачылар артистларның һәр чыгышын озак итеп алкышлады.

Концертны Кыргызстан үзәк телевидениесендә татарча “Туган тел” тапшыруын алып баручы, һөнәре буенча табиб Гөлгенә Шонкорова алып барды.