Республиканың өч балалар театры үз спектаклен Казан ТЮЗы сәхнәсеннән күрсәтәчәк

18 – 19 май көннәрендә ТЮЗ сәхнәсе финалга чыккан коллективлары өчен репетиция мәйданчыгына әверелә.
(Казан, 14 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның өч балалар үзешчән театры коллективы спектакле Казан яшь тамашачы театры сәхнәсеннән күрсәтеләчәк. «Поколение NEXT» I Республика балалар театры коллективлары фестиваленә багышланган матбугат чарасында Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева профессиональ театр сәхнәсеннән күрсәтелү хокукы алган театр коллективларын атады.«Поколение NEXT» I Республика балалар театры коллективлары фестиваленә катнашкан 29 коллектив арасыннан жюри өчесен сайлап алган.Фестивальнең иң яхшы спектакле исеме өчен Яшел Үзән шәһәренең «Хамелеон» театр-студиясе, Казанның 5нче лицее һәм Казанның «Радуга» экология театры көрәшә.18 – 19 май көннәрендә ТЮЗ сәхнәсе финалга чыккан коллективлары өчен репетиция мәйданчыгына әверелә. Яшь артистлар өчен театрның күренекле артистлары осталык дәресләре бирәчәк. Спектакльләр зур сәхнәгә яраклаштырылачак.20 май көнне өч спектакль Казан яшь тамашачы театры сәхнәсеннән күрсәтеләчәк һәм җиңүчеләр игълан ителәчәк.