Казан режиссеры Башкортстан театрында «Безнең өйнең яме» спектаклен сәхнәләштерә

Спектакльнең премьерасы 22 июньгә билгеләнгән.
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Казан режиссеры Ренат Әюпов Мостай Кәрим повесте буенча «Безнең өйнең яме» спектаклен сәхнәләштерү өчен Башкортстанның Салават башкорт дәүләт драма театрына килде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.Театрның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, пьесаны укыганнар, артистлар арасында төп рольләр бүленгән инде. Хәзер тулы куәтенә репетицияләр бара. Спектакльдә театрның бөтен коллективы катнашачак. Премьера 22 июньгә билгеләнгән.Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында сәхнәләштерелә.