Шђехзадђ Бабич бүләгенђ дђгъва итњчелђр исемлеге бәян ителде

Шушы бүләк буенча махсус комиссия 13 кеше арасыннан 11 яшь-җилкенчәкне сайлап алган
(Уфа, 14 май, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Башкортстанда яшьлђрнећ Шђехзадђ Бабич исемендђге дђњлђт бњлђгенђ бђйгедђ катнашучыларныћ исемлеге мәгълүм булды.
Шушы бүләк буенча махсус комиссия 13 кеше арасыннан 11 яшь-җилкенчәкне сайлап алган. Алар арасында бер татар егете дә бар. Талантлы яшь җырчы, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиев ул. Әлеге абруйлы премиягә Илһам опера һәм балет театрындагы соклангыч матур чыгышлары өчен тәкъдим ителгән.
Башкортстан Республикасының Ш. Бабич исемендђге бњлђге ђдђбият, сђнгать џђм архитектура љлкђсендђ ић яхшы иќат эшлђре љчен тапшырыла. Џђрвакыттагыча, шушы абруйлы бњлђккђ дђгъва итњчелђр 18 яшьтђн љлкђнрђк џђм 35 яшьтђн узмаган була. Бђйгенећ тљп шартларыныћ берсе шул. Ђлеге премиягђ ђдђбият љлкђсендђге ђсђрлђр кайда да булса нђшер ителгђч, музыка, театр, сынлы сђнгать, хореография, эстрада, цирк, дизайн, кино џђм телевидение љлкђсендђге ђсђрлђр кић ќђмђгатьчелеккђ тђкъдим ителгђч, ягъни концерт, књргђзмђ, театр џђм кинотеатрларда књрсђтелгђч, ђ инде архитектура љлкђсендђге иќат эшлђре, теге яки бу объектны файдалануга тапшыргач кына, тђкъдим ителђ ала.
Соћгы берничђ елда Ш. Бабич премиясенђ дђгъва ителњчелђр арасында татар яшьлђренећ булмавы гаќђплђндерђ иде. Менә, ниһаять, Бабич бњлђгенә дәгъва итүчеләр сафына татар егете дә керде.
Былтыр бу абруйлы бњлђкнећ акчалата љлеше 50 мећ сум тђшкил иткђн иде. Быел аныћ зуррак књлђмдђ булуы ихтимал, дип ышандыра республика ќитђкчелђре.