Ульяновск өлкәсе татар язучылары форумы булды

Анда ТР Язучылар берлеге бакчасына атылган ташлар шактый булып чыкты

 (Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). “Каурый каләм эзеннән…” - Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә өлкә татар язучыларының икенче форумы әнә шундый исем астында узды. Ике елга бер тапкыр үткәрелеп килгән быелгы җыенга каләм ияләре генә түгел, ә татар авылларындагы китапханәчеләр һәм татар теле укытучылары да чакырулы иде. Форумда Татарстан язучылар берлегеннән дә зур делегация катнашты, Сембер язучылары берләшмәсенең яңа Советы сайланды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайтына Ульяновскидан танылган журналист Рамис Сафин.

Форум өлкәнең татар мәдәният үзәге каршындагы Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Аннан соң Казан кунаклары, язучылар һәм өлкәнең татар җәмәгатьчелеге Иске Кулаткы районында гомер итүче язучы һәм рәссам Марат ага Әббәсовның рәсемнәр күргәзмәсен ачу тантанасында катнаштылар. Кызганычка каршы, автор үзе авырып китү сәбәпле, бу чарада катнаша алмады.

Россиядә Әдәбият елы кысаларында уздырылган шушы җыен Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлап әзерләнгән иде. Шуңа күрә мәдәният үзәгенең сәхнә түренә герой-шагыйрь Муса Җәлил кулъязмаларының уникаль күчерелмәсе дә куелган. Әлеге күргәзмәгә Казаннан килгән тагын алты язучының өр-яңа китаплары өстәлде.
“Бүгенге көндә татар сәнгатендә берничә йөздән артык җырчы булган кебек, әдәбиятында да шул кадәрле үк язучы бар”,- дип башлады сүзен университеттагы сабакташым, бүген инде танылган шагыйрә һәм галимә Рифә Рахман. Ульяновск өлкәсендә генә дә бүген каләм тибрәтүче 50дән артык язучы исәпләнә. Билгеле, алар арасында да төрлесе бар. Кемдер бик шома, матур тел белән яза, кемдер үзешчән дәрәҗәдә генә иҗат белән шөгылләнә. Ни хикмәт, бүген акча табалган һәр кеше китап чыгара.
Форумда чыгыш ясап , Ульяновск өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин белән “Өмет” газетасы мөхәррире Исхак Хәлимов, шагыйрь Равил Шәфигуллинар соңгы елларда Татарстан Язучылар берлеге төбәкләр белән эшләүне нык сүлпәнләндерде һәм республикадан читтә яшәп иҗат итүчеләрдән Язучылар берлегенә алынучыларның да саны бермә-бер кимеде, иҗади премияләр дә Казанда гына кала, дип чыгыш ясадылар.

Сембер каләм осталары җыенында, Татарстан Язучылар берлегенә керүне җәннәткә керүдән дә катлаулырак, дип сөйләделәр. Казанга җибәрелгән документларның һәм китапларның югалуы да әшлеге иҗади берлекнең Татарстаннан читтәге татарларга карата игътибарсызлыгын күрсәтә. Өлкәнең Иске Кулаткы районнында яшәп иҗат итүче Марат Әббәсовның гаризасы ике елдан артык утырышта каралганы юк.

Хәзер ниндидер парадокс: Язучылар берлегенә керү шартларының берсе - Казанда китап чыгарырга кирәк, ә Татарстанда дәүләт хисабына китап чыгару өчен берлек әгъзасы булырга кирәк. Формуда чыгыш ясаган җирле язучылар бу хакта да ассызыклап сөйләделәр.

“Өмет” газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова сүзләренчә, шигырь язучы күп булса да, байтагының сыйфат ягы йомшак, авторларның яше дә 60 ны узганнар гына.

Бу көнне татар язучылары белән очрашуга кемдер шигырь тыңлар өчен, кайсылары Казан язучыларын күрер өчен килгән. Мондый чараларны калдырмаучы хезмәт ветераны Нургали ага бүген оныгын да калдырмаган.
Әнә шулай әдәби кичәләрдә катнашып, шагыйрьләребезнең иҗатын кече яшьтән өйрәнеп үскән сабыйларны күргәч, күңелдә ниндидер шатлык хисләре уяна, диелә Р.Сафин язмасында.

фотосурәт http://tatar-congress.org/ сайтыннан алынды.