Тукайның Казандагы әдәби музее Төп нөсхә көне үткәрә

Г.Тукайның “Халык әдәбияты” лекцияләре тәкъдим ителә

 (Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать көндезге 2дә Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда Төп нөсхә көне – “Ядкарьләрдә - Тукай рухы” чарасы узачак.

Музейга килүчеләргә Г.Тукай фоторәсемнәренең төп нөсхәләре һәм ТР Милли музее фондыннан алынган шәхси әйберләре, шагыйрьнең ТР Милли архив фондыннан алынган кулъязмалары һәм документлары, шулай ук Тукайның басмалары күрсәтелә. Моннан тыш, 15 апрельдәге Төп нөсхә көне чаралары кысаларында гомуми белем бирү учрежениеләре укучылары арасында уздырылган “Ядкарьләрдә - Тукай рухы” әдәби иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

Шулай ук иртәгә кичке 5 нче яртыда Г.Тукайның “Халык әдәбияты” лекцияләре тәкъдим ителә. Нәкъ 105 ел элек, 1910 елның 15 апрелендә, Габдулла Тукай Ш.Мәрҗани урамы буенча урнашкан Сабитов йортындагы “Шәрыкъ” клубында үзе әлеге лекцияләрне укый. Лекцияләрне халык алдында уку шулай ук Ш.Мәрҗани ур., 8 адресы буенча була, дип хәбәр итә Тукай музееның матбугат хезмәте.