Казанда “Созвездие-Йолдызлык-2009” фестивале старт ала

Фестивальнең финалында 2687 талант катнашачак
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Иртәгә “УНИКС” концерт-спорт комплексында “Созвездие-Йолдызлык-2009” фестивале старт ала. ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, анда республиканың шәһәр-районнарыннан, шулай ук Россия төбәкләреннән күпсанлы коллективлар һәм башкаручылар катнашачак.
16 апрельдә фестивальнең беренче сайлап алу туры оештырыла. Төгәлрәге, бу көнне республиканың ерак районнары һәм төбәкләрдән килгән балалар һәм яшьләрнең чыгышы булса, 17се көнне узачак II турда фестивальдә катнашучыларның барасы да катнашачак.
Чараның Гала-концерты 18 апрельдә “УНИКС” концерт-спорт комплексында була. Ә йомгаклау Гала-концерты 27 апрельгә планлаштырылган. Ул “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак.
Билгеле булганча, “Созвездие-Йолдызлык-2009” республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале быел 16 февральдә башланган иде. Чараның зона турлары Казанда, Азнакайда, Буада, Зәйдә, Яшел Үзәндә, Яр Чаллыда, Чирмешәндә, Кукмарада узды. Зона турлары кысаларында жюри тарафыннан 2224 иҗади номер каралган һәм шуларның 452се финалга сайлап алынган. Шулай итеп, йомгаклау турларында “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә 2687 талант катнашачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: алдагы еллар белән чагыштырганда, фестивальдә катнашучыларның саны быел 20 процентка арткан. “Созвездие-Йолдызлык” татарстанлыларны гына түгел, быел да Мәскәү өлкәсе, Мари Иле, Башкортстан республикасы талантларын җәлеп иткән.