Мәскәү Казанны 1000 еллыгы белән котлый

Мәскәү Казанны 1000 еллыгы белән котлый

(Мәскәү, 14 март, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Бүген Мәскәүнең “Россия” концертлар залында Казанның 1000 еллык юбилеена багышланган бәйрәм кичәсе оештырыла. “Мәхәббәт күпере” дип аталган бу бәйрәм тамашасы татар рәссамнары картиналары вернисажын, режиссер Булат Мансуровның “Болгарның җылы җилләре” фильмыннан фрагментлар, фильмда кулланылган тарихи костюмнар күргәзмәсен һәм зур концертны үз эченә ала.

Бу зур масштаблы чараның үзенчәлеге – анда катнашучыларның барысы да Мәскәүдә яшәүче татарлар булуында. Татарстан башкаласы юбилеена Мәскәү татарлары исеменнән бүләк итеп оештырылган бу музыкаль-сәнгать бүләгенең авторы – Рәсим Акчурин җитәкләгән Мәскәү төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте. Бу фикер Мәскәү хөкүмәтендә һәм шәхсән шәһәр мэры Ю.Лужковта да актив рәвештә хуплау тапты. Мохтәрият башлангычын шулай ук Мәскәүнең данлыклы татарлары да күтәреп алды. Шулардан үзенең оркестры белән Зур театр дирижеры Фуат Мансуров, шушы ук театр башкаручылары Ирина Бикулова, Марат Галиәхмәтов, Ренат Арифуллин һәм Кәрим Абдуллин, театр артистлары һәм киноактерлардан Сергей Шәкүров һәм Чулпан Хаматова, тынгы белмәс Ренат Ибраһимов һәм танылган Мәскәү җырчылары Наилә Фатехова белән Роза Хәбибуллина, шулай ук “На-На”, “Дюна”, “Премьер-министр”, “Лулуди” һәм Ринат Ганиевнең “Раззадоры” ансамбльләре, бал биюе буенча дөнья чемпионаты Марат Гимаев белән Алина Басюк һ.б. бик күп танылган шәхесләр һәм яшь талант ияләре катнашачак. Ә тамаша залын үзләренең нәтиҗәле хезмәтләре белән илебезне дөньякүләм таныткан күренекле галимнәр, язучылар, журналистлар, хәрбиләр, спортчылар һәм дин әһелләре тутырачак.

Казанны 1000 еллык юбилее уңаеннан котлау сүзе белән Мәскәү шәһәре Думасы рәисе Владимир Платонов, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, шулай ук спорт өлкәсендәге дөнья һәм олимпия уеннары чемпионнары чыгачак. Ә мәскәүлеләрнең котлауларын Казан мэры Камил Исхаков, ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов, Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кабул итәчәк.