М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры Казанга гастрольләргә җыена

М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры Казанга гастрольләргә җыена

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). 21 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстанда Башкортстан Республикасының төп милли театрларының берсе – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре үтәчәк.

Гастрольләр Чаллы шәһәрендә 21 апрельдән 24 апрельгәчә, ә Казанда- Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 25-30 апрель көннәрендә булачак.

Гафурилыларның быелгы гастрольләре репертуарына биш иң заманча һәм популяр спектакль кергән. Алар арасында М.Кәримнең “Озын-озак балачак” (режиссеры А.Абушахманов), Х.Ибраһимовның “Башмагым” музыкаль комедиясе (режиссеры И.Гыйләҗев), З.Атнабаеваның “Өзелгән туй” (режиссеры Р.Хәкимов), И.Абдуллинның “Тиле яшьлек” (режиссеры Т.Бабичева) һәм З.Буракаеваның “Их, өч егет, өч егет – Азат, Азамат, Байегет!” (режиссеры Р.Хәкимов) дигән спектакльләр бар.

“Нәүрүз-2002” (Казан), “АРТ-ОРДО-2003” (Бишкәк), “Театр язы-2003” (Салават) һәм “Мәйдан-театр-2004” (Истанбул) кебек Халыкара, Россия һәм республика фестивальләре лауреаты исеменә лаек булган М.Гафури исемендәге башкорт академия драма театры артистлары Татарстан тамашачысын Зөһрә Буракаеваның “Өч кеше маҗаралары” исемле яңа оригиналь театральләштерелгән концерт проекты белән дә таныштырачак. Бу проект үзенең сюжеты һәм формасы белән әлегә театр тарихында күрелмәгән һәм гадәти булмаган жанрлардан. Анда вакыйгалар хәзерге заман һәм ретро музыкасы белән үрелеп бара.

Спектакльләрдә исемнәре халык арасында киң таралган һәм Татарстан тамашачысы күңеленә бигрәк тә хуш килгән актерлардан Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Гөлли Мөбәрәкова, Зинира Атнабаева, Суфия Корбангалиева, Сәгыйдулла Бәйҗигитов, Азамат Гафаров, Алсу Галина-Гафарова, Светлана Хәкимова, Азат Хөсәенов, Илфат Йомагулов һ.б. катнаша.

Данлыклы театр коллективының бу гастрольләре М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына быел 85 һәм Казанга 1000ел тулуга багышлап үткәрелә.