Милли музейда «Май чабу» бәйрәм атнасында кунакларны коймак белән сыйлаячаклар

Татарстан Милли музеенда 18 февральдән алып 28 февральгә кадәр «Май чабу» бәйрәм атнасы узачак.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Милли музее барлык казанлыларны һәм башкала кунакларын славян халыкларының борынгы бәйрәме — Масленица, ягъни Май чабу бәйрәмен бергәләп бәйрәм итәргә чакыра. 18 февральдән алып 28 февральгә кадәр музейда «Май чабу» бәйрәм атнасы узачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Музей кунакларына театральләштерелгән уеннар, бәйгеләр, шаян ярышлар оештырылачак. Бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләячәкләр. Коймак белән дә сыйлаячаклар.