#атнабай флешмобына Арча районы да кушылды

Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына Арча районы Сөрде авылы китапханәсе мөдире Альбина Вәлиева кушылды.

"Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты булган флешмобта татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабай шигырьләрен укыйлар.

Әлеге флешмобны социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: #атнабай флешмобында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов, Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университеты Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин катнашты.

Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.