Милли музейда Каюм Насыйри ясаган глобус бар

Милли музейда Каюм Насыйри ясаган глобус бар

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Дания Моисеева). 16 февральдә Милли музейда галим-мәгърифәтче һәм тарихчы- этнограф, язучы һәм тел белгече Каюм Насыйриның (1825-1902) тууына 180 ел тулу уңаеннан «Татарның таң йолдызы» дигән әдәби чара үткәрелә. Анда бөек шәхеснең үз куллары белән ясаган, бүгенге көндә музей фондларында сакланган глобусны күрергә мөмкин булачак.

Әлеге чарада К.Насыйри музее директоры Рушания Хөснетдинова танылган шәхеснең тормышы һәм иҗаты турында сөйләячәк, шулай ук аның музее тарихы белән таныштырачак. Тарих институты галиме Фәнис Исламов та, үзенең К.Насыйрига багышланган фәнни хезмәтләренә таянып, аның тормышы һәм гыйльми эшчәнлеге турында сүз алып барачак.

Әлеге чарага килүче педагогия көллияте шәкертләренә һәм башка тамашачыларга да Каюм Насыйриның үз куллары белән ясаган глобусны күрү кызыклы булыр. Аның белән музей фондының кулъязмалар секторы мөдире Рәмзия Абзалина таныштырачак.