Мәшһүр татар җырчысының юбилее

Мәшһүр татар җырчысының юбилее

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Иртәгә Казанның Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай бүләге һәм Россиянең «Алтын Апполон» бүләге иясе, мәшһүр җырчы Илһам Шакировка 70 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе була.

Илһам Шакиров – татар җыр сәнгатендә үз юлы, үз мәктәбе булган күренекле җырчыларның берсе. Ул халкыбызның «Кара урман», «Иске карурман», «Тәфтиләү», «Әллүки», «Кораб», «Чатырлар» кебек борынгы җырларын гаять үзенчәлекле итеп башкаруы белән бергә, инде онытылып барган җырларны да яңадан халыкка кайтарып биргән мәшһүр шәхес.

Шунысы да игътибарга лаек: ТР Мәдәният министрлыгы белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе узган гасырның сиксәненче елларыннан башлап үткәреп килә торган «Татар җыры» бәйгесе дә моннан өч ел элек җырчының ризалыгы белән «Татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге Халыкара конкурсы» дип игълан ителгән иде. Әйтергә кирәк, бу конкурс шактый уңышлы гына эшләп килә һәм яхшы нәтиҗәләре белән дә сөендерә.

Юбилее алдыннан, узган ел ахырында җырчы республиканың барлык районнары буйлап диярлек турне уздырды. Моннан тыш ул Башкортстанга һәм башка төбәкләргә дә гастрольләргә чыкты.

И.Шакиров юбилеена багышланган концертка билетлар инде бер ай алдан сатылып беткән иде. Концертка килергә теләүчеләрнең күплеген истә тотып, филармония җитәкчелеге әлеге программаны «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы аша турыдан-туры трансляцияли. Шул ук вакытта концертны реаль вакыт белән «TATAR RADIOSI» аша интернеттан да тыңларга мөмкин булачак.