Җәлил музеенда сугыш елларына багышланган күргәзмә ачыла

Җәлил музеенда сугыш елларына багышланган күргәзмә ачыла

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Иртәгә Муса Җәлилнең туган көне. Аңа быел 99 яшь тулган булыр иде... Муса Җәлилнең музей-фатирында бу көнне рәсам-фронтовик Мансур Рәхимовның «Безнең хәтердә сугыш еллары сакланды» дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла.

Мансур Рәхимов сугыш елларында Төньяк флотта хезмәт иткән. Сугыштан соң Казанга кайткач ул Татарстан китап нәшриятында, аннары «Ялкын» журналында рәссам-редактор булып эшли. Аның рәсемнәре Мәҗит Гафури, Әхмәт Фәйзи һәм Шәйхи Маннур кебек язучыларның китапларын бизи.

Музейдагы күргәзмәдә М.Рәхимов иҗат иткән Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Рәхим Саттар, фронтовик язучылардан Габдрахман Әбсәләмов, Нури Арслан һәм Гадел Кутуйның график портретлары урын алган. Анда шулай ук татар композиторларының портретларын да күрергә мөмкин.

М.Җәлилнең туган көнендә музейга күпсанлы экскурсантлар килә. Иртәгә биредә Казан шәһәренең 121нче мәктәп укучыларын «Татарстан варислары» оешмасына да кабул итәчәкләр.