Имамнар белемнәрен арттыра

Имамнар белемнәрен арттыра

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә Чаллы шәһәрендәге имамнарның белемен күтәрү институтында имамнар өчен бер атналык курслар эшли башлады. Анда Кукмара һәм Балтач районы имамнары, шулай ук Киров өлкәсеннән дә дин әһелләре үзләренең белемен арттырачак. Курсларны Татарстан мөселманнарының баш мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка мөгаллимнәр алып бара.

Ай дәвамында институт дүрт-биш район имамнарын укытуны максат итеп куя. Киләсе атнада мондый укуларга Зәй һәм Актаныш районы имамнары чакырылачак.