Мәдәният министрлыгы еллык коллегия утырышын Чаллы театрында уздыра

Коллегия утырышы 19 гыйнварда 11.00 сәгатькә планлаштырылган.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәният министрлыгы 2020 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышын быел Чаллы татар дәүләт театры бинасында уздыра. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Коллегия утырышы 19 гыйнварда 11.00 сәгатькә планлаштырылган.

  • Чаллы татар дәүләт драма театрының яңа бинасы сентябрь аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган иде.
  • Министрлык еллык коллегия утырышын Казанда уздыра иде. Былтыр ул беренче мәртәбә Каззаннан читтә — Иннополиста узды.