Һәйкәлләрне саклау буенча комитет вәкиле Кол Шәриф мәчетен милләт символы дип атады

“Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет"ның илкүләм комитеты төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты Казанга килде.

(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет"ның илкүләм комитеты төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты Александр Кудрявцев Казандагы Кол Шәриф мәчетен милләт символы дип атады. Ул аны үзләре өчен кызыклы объект булуын әйтте.

“Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет" (ИКОМОС) илкүләм комитеты төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты Александр Кудрявцев Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында чыгыш ясады.

Александр Кудрявцев үз чыгышында Халыкара совет илкүләм комитетының Татарстан әгъзаларына рәхмәтләрен белдерде.

Утырыш Мәдәни мирас объекты булган Шамов хастаханәсе бинасының конференцияләр залында бара. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.