Легендар җырчы Әлфия Афзалова юбилеен 15 гыйнвар көнне билгеләп үтә

Казанда Татарстанның халык артисткасы, татар эстрадасының легендар җырчысы Әлфия Афзалованың концертлары зур аншлаг белән бара
(Казань, 14 января, “Татар-информ”). Билгеле булганча, җырчының концертлары 12 гыйнвар көнне старт алды. Дүрт көнгә исәпләнгән концертлар озак еллар үзен хезмәт иткән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә бара. Алар Әлфия Афзалованың 75 яшьлек юбилеена багышлана.
Җырчының юбилей тантанасы 15 гыйнвар көнне булачак, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Әлфия Афзал кызы Афзалова 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында дөньяга килгән. Солистка буларак, 1952 елда ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең алдынгы башкаручыларыннан берсе булып таныла. Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.
Советлар Союзы буйлап гастрольләре вакытында Әлфия Афзалова башка халыкларның да онытылган халык көйләрен җыюга ирешә һәм аларга кабат яңа сулыш өрә.
Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге, Ә.Афзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Шулай итеп, легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Россия шәһәрләрендә чыгыш ясый.
Дөнья халыклары җырларын пропагандалаганы өчен, 1960 елда җырчы “Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен” дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы орденына ия була.
Ә.Афзалова — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.