Бүген V халыкара карикатура бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Бүген “Татмедиа” агентлыгында “Подвинься! Ты в мире не один!” дип исемләнгән V халыкара карикутуралар бәйгесендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова катнашты
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бәйгегә йомгак ясауга багышланган матбугат очрашуында хәбәр ителгәнчә, 2006 елның 1 апрелендә старт алган V бәйгегә, карикатурада үзләрен сынап караучы һәвәскәрләр белән бергә, дөньяның 44 иленнән 200дән артык профессиональ рәссам иҗат җимешләрен тәкъдим иткән. Ягъни ТР “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән республиканың “Сабантуй” карикатурачылары берлеге тарафыннан оештырылган конкурска барлыгы 800дән артык эш кабул ителгән.
Бәйгедә җиңүчеләр “Подвинься! Ты в мире не один!” һәм “Лица, которые...” дигән ике номинациядә билгеләнгән. Шулар арасыннан мәртәбәле жюри “Веселые картинки” журналы баш рәссамы Сергей Тюнинны Гран-прига лаек дип тапкан.
Әлеге бәйге уңаеннан 2006 елның декабрь аенда, “Казан” милли-мәдәни үзәгендә, иң яхшы эшләрдән торган күргәзмә оештырылган иде. Ә узган ел язын, Татарстанда игълан ителгән Хәйрия елы кысаларында, “Подвинься! Ты в мире не один!” дигән исем астында фотокүргәзмә оештырылды.
“Анда барлыгы 120дән артык эш урын алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: күргәзмәнең кеше иң күп йөри торган урыннарда — урамнарда һәм мәйданнарда, зоопарк территориясендә оештырылуы отышлы булды”, - дип билгеләп үтте “Татмедиа” агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов.
“Бәйгенең Татарстанда оештырылуы юкка гына түгел. Чөнки безнең төбәк — үз карикатурачылар мәктәбе белән дан казанган, бу юнәлештә үз осталары булган төбәк. Алар бу бәйгедә дә сынатмадылар”, - дип билгеләп үтте бәйгенең жюри әгъзаларыннан берсе — рәссам Фәридә Хәсьянова.
Бүгеннән карикатурачыларның яңа бәйгесе дә игълан ителде. Ул “Коррупция. Антикорупция” дигән исем астында узачак.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова аның зур уңыш белән узачагына өметләр баглады һәм уңышлар теләде.Соңыннан республиканың “Сабантуй” карикатурачылары берлеге рәисе Вячеслав Бибишевка ТР Журналистлар берлеге дипломын тапшырды.