news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида язучы Габдулла Шамуковның 110 еллыгына багышланган бәйрәм узды

Тантанада Г.Шамуков әсәрләрен сәнгатьле уку конкурсында җиңүчеләргә дипломнар белән акчалата премияләр тапшырылды.

Ульяновскида язучы Габдулла Шамуковның 110 еллыгына багышланган бәйрәм узды
tatar-congress.org

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә игълан ителгән «Мәдәният» илкүләм проекты тематик атнасы кысаларында шәhәрнең «Губернаторский» Халыклар дуслыгы сараенда СССРның, РСФСРның hәм ТАССРның халык артисты, педагог hәм язучы Габдулла Шамуковның 110 еллыгына багышланган зур бәйрәм узды. Тантанада өлкә Губернаторы Сергей Морозов катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Театр елы hәм өлкәдә Татар театры көннәре уңаеннан үткәрелгән чаралар турында видеофильмны караганнан соң, милләттәшләрне Губернатор Сергей Морозов сәламләде.

«Сембер-Ульяновск җире — талантлы шәхесләргә ифрат та бай төбәк. Ленин образын башкарып, туган ягының яхшы данын еракларга тараткан халык артисты Габдулла Шамуков әнә шуларның берсе. Аның тормыш hәм иҗат юлы яшьләр өчен үрнәк», — диде ул.

Тантанада Г.Шамуков әсәрләрен сәнгатьле уку конкурсында җиңүчеләргә дипломнар белән акчалата премияләр тапшырылды.

Бәйрәмнең икенче өлешендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары мәшhүр драматург Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклен күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100