news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең ярымфиналы турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

«Татар-информ»да «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең ярымфиналы турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 13 декабрьдә, 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең ярымфиналына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры, ТР халык артисткасы Венера Гәрәева, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Артур Исламов, композитор, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Эльмир Низамов, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина катнаша.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100