Төркиядә Чыңгыз Айтматов турында төрекчә китап басыла

“Көнбатышның уянышы – Чыңгыз Айтматов” исемле басма, әдипнең тууына 90 ел тулу уңаеннан, Төркия президенты кушуы белән нәшер ителә.
(Истанбул, 13 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиядә күренекле кыргыз язучысы, дөньякүләм танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматов турында төрекчә китап нәшер ителәчәк. Бу турыда президент аппараты проектлар җитәкчесе Өмәр Эрдоган “Бер гомер бер гасырга тигез” дип исемләнгән Ч.Айтматовны искә алу чарасында хәбәр итте.“Көнбатышның уянышы – Чыңгыз Айтматов” дип аталган китапта әдипнең тууына 90 ел тулу мөнәсәбәте белән Төркия һәм Кыргызстанда бер ел дәвамында оештырылган төрле җыеннардагы чыгышлар, фәнни докладлар урын алачак.Китап проекты Төркия дәүләте президентының инициативасы белән Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы, Анкарадагы Хаҗи Бәйрәм Вәли исемендәге югары уку йорты, Бишкәктәге “Манас” университеты һәм Юныс Әмрә исемендәге институт тарафыннан тормышка ашырыла.Өмәр Эрдоган әйтүенчә, әлеге басма халыкка 2019 елның февраль аенда Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган катнашындагы җыенда тәкъдим ителәчәк. Тантана Президент сарендагы “Милләт” конгресс һәм күргәзмәләр залында үтәчәк.