Төркиядәге “Татарстан мәдәнияте көннәре” бу юлы Эскишәһирдә узачак

Татарстан министры белән Эскишәһир губернаторы Төркиядәге татар авылында кунакта булдылар

(Истанбул, 13 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Төркиягә эш сәфәре кысаларында Эскишәһир губернаторы Кадир Кочдемир белән очрашты.
Мәгълүм булганча, ТӨРКСОЙ оешмасы тарафыннан 2013 елда Төркиянең татарлар күпләп яши торган Эскишәһир “Төрки дөньясының мәдәният башкаласы” игълан ителде. Күптән түгел Астана шәһәре Казахстанда үткәрелгән олуг чарада әлеге исемнең байрагын төрек шәһәренә тапшырды. Искешәһәр исә бу эстафетаны 2013 елның ахырында Казанга тапшырачак. Чөнки ТӨРКСОЙ оешмасының идарә җыены карары нигезендә 2014 елда Казан “Төрки дөньясының мәдәният башкаласы” булып кабул ителде. Татарстан министры Айрат Сибагатуллин белән губернатор Кадир Кочдемирның сөйләшүләре әнә шул хакта барды. А.Сибагатуллин Эскишәһир тәҗрибәсеннән файдалану мөмкинлекләре хакында мәгълүмат алды. Шул исәптән, “Төрки дөньясының мәдәният башкаласы” булу программасы кысаларында Эскишәһирдә “Татарстан мәдәният көннәре” үткәрү турында фикер алышынды. Бу җәһәттән Эскишәһир губернаторы Татарстан мәдәниятен танытуга бер атна вакыт биреләчәген, татар иленнән киләсе сәнгать әһелләрен һәм рәсми делегацияне иң яхшы рәвештә кабул итәргә әзер булуларын белдерде. 2013 елгы Сабан туе бәйрәмен үзенчәлекле итеп үткәрергә теләгәннәрен бәян итте. Болардан тыш, “Мәдәният башкаласы” кысаларында оештырылачак “Төрки дөнья мәхәлләсе”ндә Татарстанга да мәдәни вә сәнгати әсәрләрен таныту максатлы аерым урын билгеләргә җыенуларын әйтте. Анда төрки халыкларның милли үзенчәлекләре белән танышу 2013 елның азагына хәтле дәвам итәчәк. Очрашуда шулай ук төбәк җитәкчелеге тарафыннан Эскишәһир татарлары иҗтимагый оешмасы карамагына бирелгән ике катлы йортны Татарстан мәдәнияте һәм күргәзмә үзәге итеп оештыру мәсьәләсе хакында да сүз барды. Бу нисбәттән төрек ягы әлеге бинаны төзекләндерү эшен башлатканнарын, аның алдагы Нәүрүз бәйрәменә әзер булачагына басым ясады.
Татар һәм төрек җитәкчеләренең очрашуларына Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айдар Гашыйгуллин, Татарстан мәдәният министрлыгының ТӨРКСОЙ оешмасындагы вәкиле Лилия Саттарова, Татарстан мәдәният министрлыгының музей программалары һәм мәдәни туризм бүлеге мөдире Дамир Натфуллин катнаштылар. Очрашу ахырында яклар арасында мәдәни хезмәттәшлек меморандумы имзаланды.
Татарстан мәдәният министры Эскишәһирнең Чифтәләр районындагы Османия татар авылында милләттәшләр белән очрашуга аеруча зур игътибар бирде. Аның сәяхәтенә төбәк губернаторы Кадир Кочдемир дә кушылды. Министр белән губернаторны авыл халкы милли татар киемнәре киеп, чәкчәк һәм байраклар белән каршылады. Шунысын әйтеп узу кирәк, бу авыл соңгы 20 - 23 ел эчендә Татарстанның күренекле язучыларын, журналистларын, мәдәният әһелләрен кунак итте. Ләкин министр дәрәҗәсендәге затны рәсми рәвештә әле тәүге тапкыр кабул итүләре. Шулай ук бу якларга җирле губернаторның да беренче килүе. Аларның бу сәфәре авыл халкы күңелендә матур истәлек булып кына урын алмас, торак җирлегенең социаль проблемаларын чишүгә дә уңай йогынтысы булыр дип ышанасы килә.
Эскишәһир губернасында крым татар авыллары хәтсез. Шәһәрнең яртысын крымлыларның тәшкил итүе билгеле. Сәфәренең ахырында Татарстан мәдәният министры, губернатор белән бергә, тугандашларыбызның социаль көнкүрешләре һәм иҗтимагый эшчәнлекләре белән дә танышып алырга теләде. “Крым төрекләре мәдәният һәм ярдәмләшү” оешмасындагы очрашу дустанә атмосферада узды. А.Сибагатуллин белән К. Кочдемир җәмгыятьнең штаб-фатирын һәм милли сәнгать җәүһәрләрен тамаша кылды. Бу очрашуда төбәкнең Одунпазары районы җитәкчесе Бурһан Сакаллы да катнашты. Ул кунакларны җитәкчелегендәге биләмә һәм андагы тарихи йортлар белән таныштырды.
Айрат Сибагатуллин җирле матбугат әһелләре белән очрашуында Эскишәһирнең бары тик мактауга гына лаек булуын белдерде.