Милли сәнгать галереясендә “Татар кешесе күзлегеннән — Петербург” дигән күргәзмә ачылды

Милли сәнгать галереясендә “Татар кешесе күзлегеннән — Петербург” дигән күргәзмә ачылды

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Петербургта яшәп иҗат итүче татар рәссамы, Санкт-Петербургның “Вернисаж” ирекле рәссамнар оешмасы, шәһәрнең татар милли-мәдәни мохтәрияте каршындагы “Алтын” иҗади секциясе һәм Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъзасы Роберт Мифтахетдиновның “Татар кешесе күзлегеннән — Петербург” дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды.

Билгеле булганча, бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае эшен башлады. Петербургта яшәп иҗат итүче милләттәшебез күргәзмәсе ачылу тантанасының шушы вакыйга белән бер көнгә туры килүе — икеләтә куанычлы.

Милли сәнгать галерясе хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, Санкт-Петербург белән Казан арасындагы мәдәни багланышлар традициягә әверелде. Петербургның 300 елллыгын үткәрүдә казанлылар һәм татарстанлылар да өлеш керткән булса, Казанның 1000 еллыгында петербурглылар да читтә калмады.

“Р.Мифтахетдиновның Петербургка багышланган картиналарында шәһәрнең үзәк урамнары түгел, ә аның иҗатына илһам бирүче, үз чорында Достовеский тарафыннан язылган тын урамнары, тыкрыклары чагылыш тапса да, алар, чынлап та, аерым бер үзенчәлеккә ия. Әлеге картиналарда әдәби әсәрләрдә дан җырланган Петербург сурәтләнми, бу эшләрдә төньяк башкала яңача ачылган. Шәһәрнең бераз гына аулаграк, караңгырак урыннарында рәссам матурлык һәм шигърилек таба алган”, - ди аның турында сәнгать белгечләре.

“Петербургта күргәзмәләрдә еш катнашырга, шәхси характердагысын оештырырга туры килсә дә, Казанның рәсем сәнгате сөючеләре игътибарына картиналарны тәкъдим итү күпкә җаваплырак”, - дип билгеләп үтте Р.Мифтахетдинов.

Күргәзмә ачылышы тантанасында ул үзенең иҗатына тукталды, киләчәккә планнары белән дә уртаклашты.

“Киләчәктә үземнең туган-үскән җиремә багышланган картиналар сериясен эшләргә уйлыйм. Бу — минем төп бурычларымның берсе”, - дип белдерде рәссам.

Чыгышы белән Роберт Миф (бу аның иҗади псевдонимы) Татарстаннан. Рәсем сәнгате буенча тәүге белемен дә ул Казанда ала һәм соңыннан Санкт-Петербургның В.Мухина исемендәге сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамлый.

Ул — Санкт-Петербургның “Вернисаж” ирекле рәссамнар оешмасы, шәһәрнең татар милли-мәдәни мохтарияте каршындагы “Алтын” иҗади секциясе һәм Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъзасы да.