Казанда Рөстәм Яхин исемендәге җырчылар һәм концертмейстерлар бәйгесе башланды

Казанда Рөстәм Яхин исемендәге җырчылар һәм концертмейстерлар бәйгесе башланды

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында камера җырчылары һәм концертмейстерларның Рөстәм Яхин исемендәге II халыкара бәйгесе старт алды. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сарытау, Түбән Новгород, Самара, Белоруссиядән килгән башкаручылар көч сынаша.

Мәгълүм булганча, әлеге бәйгегә 2003 елда нигез салынган иде һәм ул шул елның декабрь аенда үтте. Аның Р.Яхин исемен йөртүе дә юкка гына түгел, чөнки композитор — татар романсына нигез салучыларның берсе һәм концерт бирүче пианист та була.

Бәйге алты көнгә исәпләнгән. Җырчылар һәм концертмейсетрларның осталыгын Россиянең атказанган артисткасы, Санкт-Петербруг консерваториясе профессоры Тамара Новиченко (жюри рәисе), Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык артисткасы, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, Татарстанның халык артисткасы, Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы җитәкчесе Зилә Сөнгатуллина, Татарстаның халык артисткасы, профессор Юзефина Сокольская, Россиянең атказанган артисткасы, халыкара бәйгеләр лауреаты, профессор, Мәскәү консерваториясенең аспирантура җитәкчесе Елена Савельева бәяләячәк.

Конкурсның беренче туры иртәгә үтә. Икенче тур исә 16сында, өченче тур — 17 декабрьдә була. Бәйгегә Гала-концерт белән йомгак ясала. Бу көнне җиңүчеләргә акчалата бүләк һәм премияләр тапшырылачак.