Кариевлылар яңа сәхнә әсәрләре тәкъдим итә

Кариевлылар яңа сәхнә әсәрләре тәкъдим итә

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры бу айда берьюлы ике премьера тәкъдим итә.

Урта гасырның бөек каләм иясе Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастанына нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Йосыф-Зөләйха” спектаклен театр сөючеләр 21 декабрь көнне күрә ала.

Мәхәббәт кыйссасы Йосыфның туганнарыннан зыян күрүе, коллыкка сатылуы, Мисыр патшасы хатыны Зөләйханың аңа булган гыйшкы турында.

Аның инсценировка авторы — Нурлан Гайнетдинов. Сәхнәгә куючысы — яшь тамашачылар театрының баш режиссеры — Ренат Әюпов.

“Урман клаб” дигән икенче премьера исә 24 көнне сәхнәгә чыга. Биредә урманда яшәүче җәнлекләр аша замана яшьләре арасында булырга мөмкин хәлләр тасвирлана. Җыр-бию белән үрелеп барган спектакль балалар күңелендә яхшы тойгылар тәрбияли — үз максатыңа ирешү юлында чиста һәм эчкерсез булырга өнди.

“Урман клаб”ның авторы — яшь драматург Илгиз Зәйниев, режиссеры — Илфат Камалиев.