Уфада татар һәм башкорт исемнәре турында китаплар чыкты

Уфада татар һәм башкорт исемнәре турында китаплар чыкты

(Уфа, 13 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы бер нәшриятта татар һәм башкорт исемнәренә багышланган ике китап дөнья күрде. Аларның берсе “Төрки тамырлы татар һәм башкорт исемнәре”, икенчесе – “Башкорт һәм татар исемнәре” дип атала. Ике китап та төрле югары уку йортлары талипларына, филология белгечләренә тәгаенләнгән.

Китапларның авторы һәм әзерләүчесе Башкортстандагы күренекле татар галиме, филология фәннәре докторы, Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы мөгаллиме, профессор Алмас Галимҗан улы Шәйхуллов. Автордашы итеп танылган галимә Зилия Рәемгуҗинаны алган ул.

Әлеге китаплар чыгу уңаеннан, без Алмас әфәнде белән әңгәмәләшеп алдык. “Бу хезмәтләр - минем озак еллар туплаган мәгълүматларым, фәнни эзләнүләрем нәтиҗәләре, - ди Алмас әфәнде. – Бу эшне без автордашым Зилия Рәемгуҗина белән берлектә тәмамладык һәм нәшер иттек. Татар һәм башкорт исемнәре хакында гыйльми хезмәтләр моңа кадәр дә чыга килде. Әмма безнең китапларда фәнни нигезләүләр, аңлатмалар өстенлек ала. Шуның белән алар талипларга да, белгечләргә дә файдалы һәм кызыклы булыр, дип уйлыйм. Ике халыкның да атропонимик корылышларын аңлатып бирәбез бу китапларда. Исемнәр берьюлы татар, башкорт һәм рус телләрендә бирелә”.

Алмас Шәйхуллов моңарчы да үзенең күп кенә фәнни хезмәтләре, монографияләре, уку әсбаплары белән Башкорстанда гына түгел, ә Татарстанда да киң билгеле иде. А. Шәйхуллов 1945 елда Туймазы районында туа. 1970 елда Башкортстан дәүләт университеты филология факультетының татар-рус бүлеген тәмамлый. 1972-1975 елларда СССР Фәннәр академиясенең Тел белгечлеге институты аспирантурасында белем ала. Шуннан соң менә 30 ел инде Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасында армый-талмый талипларга белем бирә һәм гыйльми эшчәнлек белән шөгыльләнә.

Алмас Шәйхулловның мөгаллимлек хезмәтендәге иң зур казанышларның берсе – аның Идел-Кама-Урал этнолингвистик төбәгенең төрки, монгол, фин-угыр һәм славян халыкларының рухи мәдәниятен өйрәнү буенча вузара фәнни-тикшеренү лабораториясен инде чирек гасырга якын эшләтеп килүе. Шушы лабораториядә шөгыльләнгән ничәмә буын талиплар һәм аспирантлар белән кайларда гына булмады ул! Казан, Бөек Болгар буйлары, Башкортстанның бихисап районнары, Урал төбәге өлкәләре буйлап меңнәрчә чакрым юл үтелгән һәм бәяләп бетергесез фәнни ачышлар ясалган. Хәзер А.Шәйхуллов җитәкләгән лабораториянең картотекасы үзенә 1,5 миллион берәмлек гыйльми мәгълүмат туплаган. Алардан Башкортстан талиплары һәм галимнәре генә түгел, ә Татарстан, Чуашстан, Мари Эль вәкилләре дә бик теләп файдалана.

Алмас Галимҗан улы Шәйхуллов бүгенге көндә дистәдән артык монография һәм 250 ләп төрле мәкаләләр авторы. Табигать һәм җәмгыять турында Халыкара фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы да ул. Әле Алмас әфәнде үзенең шәкертләре белән белем бирүдәге яңа юнәлешләрне үстерү өстендә эшли.