Уфада татар галиме һәм шагыйренең китабы чыкты

Уфада татар галиме һәм шагыйренең китабы чыкты

(Уфа, 13 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан “Китап” дәүләт нәшриятында тагын да бер татар иҗатчысының чираттагы китабы дөнья күрде. Күренекле галим һәм шагыйрь Әхәт Нигъмәтуллинның шигъри җыентыгы ул. “Өздереп бер карадың да” дип исемләнгән бу китапка авторның поэмалары, шигырьләре, җырлары, робагыйлары һәм багышлаулары кергән.

Әхәт Нигъмәтуллин гомере буе мөгаллимлек һәм фәнни эшчәнлек белән мәшгуль булса да, беркайчан да әдәби иҗаттан аерылмады. Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дүрт дистә елга якын мөгаллимлек кылган милләттәшебез башта филология буенча кандидатлык, аннан докторлык диссертацияләрен яклады, профессор дәрәҗәсен алды. Йөзләгән татар егетләре һәм кызларына укытучылык һөнәре серләрен өйрәтте, берничә фән докторы һәм байтак фән кандидатлары әзерләде ул.

Талипларны әдәби иҗатка тартып кына калмады, үзе дә шигъри иҗат белән шөгыльләнергә вакыт һәм форсат табып торды Әхәт ага. Вакытлы матбугатта һәрдаим шигъри әсәсрләре дөнья күреп килде. Татарстан газеталарында һәм журналларында басылган әсәрләре дә гел югары бәя алды.

Әле Ә. Нигъмәтуллинның чираттагы китабы татар телендә 2 мең данәдә нәшер ителгән. Китапның бер бүлеген дөньяда иң серле һәм ләззәтле тойгы – мәхәбәт хисләрен чагылдырган шигырьләр һәм җырлар алып тора. Авторның поэмалары, легенда, робагыйлары да укучылар тарафыннан яратып кабул ителәчәгенә шик юк.