Танылган җырчы-композитор Фирзәр Мортазин Уфада иҗат сәфәрендә

Танылган җырчы-композитор Фирзәр Мортазин Уфада иҗат сәфәрендә

Уфа, 13 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Халкыбызның танылган сәнгать осталарының берсе, талантлы җырчы-композитор Фирзәр Мортазин Уфага иҗат сәфәренә килде. Биредә ул бер генә көн була һәм бүген кич Уфаның “УЗЭМИК” мәдәният сараенда зур концерт бирә. “Фирзәр-шоу” дип аталган бу концертка билетлар сатылып та беткән инде.

Фирзәр Мортазинның һәр килүен Башкортстанда түземсезлек белән көтеп алалар. Үзе дә Уфага туксанынчы еллар башыннан ук ихлас килеп йөри башлаган талант иясе бирегә гел ашкынып кына тора. Бу юлы Фирзәр Мостафин Уфага өр-яңа программасын алып килде. Анда җыр-моңнар да, биюләр дә, уен-көлке дә күп булачак.

Казан кунаклары арасында инде шакый танылып өлгергән яшь башкаручылар да бар. Сәләтле җырчылар Айгөл Сагынбаева, Чулпан Мортазина, Зөлфәт Фәхретдинов һәм башкалар бу тамашага аерым бер бизәк өстәячәк.