Сабада Шамил Бариевны искә алу кичәсе узачак

Кичәне «Татар-информ» агентлыгы онлайн күрсәтә.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 14 ноябрь Саба мәдәният йортында ТАССРның атказанган артисты Шамил Бариев истәлегенә багышланган кичә узачак. Бу хакта Инстаграм аккаунтында аның кызы Айгөл Бариева хәбәр итә.

«14 ноябрьдә Саба мәдәният йортында әтиемә багышлап кичә булса, 15 ноябрьдә аның авылында, Явлаштауда үземнең „Бул гына“ дип исемләнгән концертымны да бирәчәкмен», — дип яза Айгөл.

Кичәне «Татар-информ» агентлыгы онлайн күрсәтәчәк. Чара сәгать 17.00дә башлана. Карау өчен сылтама — Шамил Бариевны искә алу кичәсе.

15 ноябрьгә планлаштырылган «Бул гына» концертында Мәдинә Гайнуллина һәм Ришат Әхмәдуллинның катнашуы көтелә.