«Безнең заман» фестиваленең яңа сезоны башлана

Быелгы «Наше время — Безнең заман» фестивале ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасында «Наше время — Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең яңа сезоны башлана. Бу турыда ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Инстаграмдагы рәсми аккаунтына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Фестивальдә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр эшче яшьләр катнаша. Беренче зональ этап Әлмәттә, 13-14 ноябрьдә узачак. Бөтен санитар-эпидемиологик таләпләр үтәләчәк.

Быелгы «Наше время — Безнең заман» фестивале ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза.

Фестивальнең гала-концерты 30 ноябрь көнне «Пирамида» мәдәният-күңел ачу комплексында уздырылачак.