Рәүфәл Мөхәммәтҗанов яңа музыка мәктәбе төзүне тәкъдим итте

“Хәзер заманалар үзгәрде, музыка мәктәпләренә таләпләр дә башка. Бер маяк булса да булдырырга иде”, - ди депутат.
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов яңа музыка мәктәбе кирәк, дип саный. Бу мәсьәләне ул парламентта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрде. Биредә музыка сәнгате үсеше турында фикер алыштылар.“Мин Мәдәният министрлыгына Татарстан Республикасы җитәкчелегенә алдагы биш елда яңа музыка мәктәбе төзү турында үтенеч белән чыгарга тәкъдим итәр идем”, - дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмовага.“Кичә Беренче каналдан Мәскәүдә Собянинның (Мәскәү мэры – Т.И. искәрмәсе) музыка мәктәбен ачуын күрсәттеләр. Хәзер заманалар үзгәрде, музыка мәктәпләренә таләпләр дә башка. Бер маяк булса да булдырырга иде”, – ди Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.Аның фикеренчә, элекке елларда төзелгән музыка мәктәпләре яхшы эшләсә дә, мөмкинлекләре чикле. “Собянин ачкан мәктәптә концерт залы да 150 урынлык. Анда алар үзләренең төрле конкурсларын да уздыра ала. Бездә андый матди-техник база юк. Гомуми белем бирү мәктәпләре төзелә бит, нигә музыка мәктәбе дә төземәскә?! Берне төзесәң, шул маяк артыннан башкалары да китәр иде аннары”, – ди Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.Юлия Әдһәмова киләсе елда музыка мәктәпләренә ремонт үткәрү күздә тотылганын әйтте. “Яңа мәктәпләр төзү мәсьәләсен карарбыз. Яхшы тәкъдим”, - диде.