“Мәдәниятләр меңьеллыгы” I Халыкара милли йолалар фестивале башлана

Гала-концерт декабрь аена билгеләнгән

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасында “Мәдәниятләр меңьеллыгы”/“Тысячелетие культур” I Халыкара милли йолалар фестивале башлана. Чараны оештыручы – Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм Татарстан халыклары ассамблеясы. Әлеге исемлектә ТР Мәдәният министрлыгының ТР традицион мәдәниятен үстерү республика үзәге, ТР Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы да бар.

Фестивальдә милли берләшмәләр, милли-мәдәни үзәкләр, иҗтимагый берләшмәләр һәм Татарстан Республикасы халыклар оешмалары, фольклор-этнографик үзешчән коллективлар, мәдәният һәм белем бирү учреждениеләренең иҗади берләшмәләре вәкилләре катнаша ала.

Аның максаты — милли гореф-гадәтләрне, халыкларның йолаларын күрсәтү, аларга карата яшь буында кызыксыну уяту, мәдәни багланышлар һәм милләтләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыру, милләтләр арасында арлашу культурасын формалаштыру.

Заявкаларны дистанцион этапка 25 ноябрьгә кадәр “Ак Барс” яшьләр үзәгендә (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 1 нче йорт, , e-mail: Aleksmc75@mail.ru) урнашкан оештыру комитетына бирү шарт.

Фестивальнең гала-концерты 17 декаберьдә әлеге үзәктә үтәчәк. Фестивальнең катнашучылары традицион милли йолаларны, көнкүреш әйберләрен һәм элекке милли киемнәрне күрсәтергә тиеш була.

Фестиваль барышында халык кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшләячәк, “Милли һөнәрчеләр һәм кәсепчеләр” мастер-классы, “Минем дөньям, минем халкым, минем мәдәниятем” фотосурәтләр һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештыру да ниятләнә.

Барлык катнашучылар да диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булачак, диелә Татарстан Халыклары ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәрендә.