Закир Шаһбан халыкара фестивальдә катнаша

Төркиянең Мерсин каласында уникаль чара — беренче халыкара барьерсыз сәнгать фестивале үтә.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). 11-15 октябрь көннәрендә Төркиянең Мерсин каласында уникаль чара — беренче халыкара барьерсыз сәнгать фестивале үтә. Бу хакта Бөтендөнья конгрессы хәбәр итә.

Әлеге фестивальдә 30дан артык илләр байраклары астында безнең Татарстан һәм Россия байраклары да бар. Татарстаныбыз байрагы астында Татарстанның атказанган артисты, җырчы, музыкант Закир Шаһбан катнаша.

Фестивальнең беренче көне тәмам.